Моның өчен күзләрне дәвалаучы “Ретина+” микрохирургия клиникасында барысын да эшлиләр.

Күзләрне дәвалучы “Ретина+” микрохирургия клиникасы — ул катаракта, күз алмасындагы челтәр катламы һәм глаукома чире белән авыручыларга югары технологияле ярдәм күрсәтүче офтальмология үзәге. Клиника эшчәнлеге үзебезнең һәм чит ил клиникаларының тәҗ­рибәсен исәпкә алып оештырылган.

Диагностикалауның аз инвазивлы ысулларын, яңача хирургия һәм лазер технологияләрен кертү дәвалау­ның ифрат югары нәти­җәләренә ирешүгә һәм пациентларга уңайлы шартлар булдыруга юнәлтелгән.

Безнең хезмәт­кәрләрнең һөнәри осталыгы Русия­нең әйдәүче клиникаларында уңышлы эшләү белән расланган, ә актив фәнни-гамәли эшчәнлек белем һәм тәҗрибәне даими камил­ләштерергә мөмкинлек бирә.

Клиника табиблары югары квалификация категориясенә һәм фәнни кандидатлык дәрәҗәсенә ия. Хезмәткәрләрнең диагностика һәм дәвалау эшчәнлеген берләштерү эш сыйфатын күтәрә һәм дәвалау процессының барлык этабына шәхси җаваплылык сала.

Бүген сезнең игътибарыгызга киң таралган кайбер күз авырулары һәм аларны дәвалау ысуллары хакында әңгәмә тәкъдим итәбез. Әңгәмәдә­шебез — югары категорияле офтальмолог, лазер белән дәвалау хирургы, медицина фән­нәре кандидаты Лиана Алтынбаева.

— Лиана Римовна, сезгә нинди күз авырулары белән ешрак мөрәҗәгать итәләр? — Безгә еш кына катаракта, глаукома, шикәр чире, күз челтәр­ләренең үзгәрүе (дистрофиясе) һәм башка авырулар белән мөрәҗәгать итәләр. Кызганычка каршы, күп вакыт кешеләр күзләрнең күрүе начарлана башлагач кына табибка килә.

Бигрәк тә җәй көннәрендә бакчада эшләр башлангач, эссе вакытта күп кенә кешеләрнең кан басымы күтәрелә һәм, нәтиҗәдә, күз челтәрендә тромбозлар, кан савулар, күздәге кан тамырларында тромблар барлыкка килергә мөмкин. Әгәр дә күз табибына шунда ук мөрәҗәгать итеп, дәвалауны баш­ламасаң, төзәтеп булмаслык хәл барлыкка килүе бар. Бакча эшләре вакытында яисә авыр физик эшләрдән соң күз челтәренең урыныннан кубуы (отслойка), ертылуы да мөмкин.

— Нинди күз авырулары кичектергесез дәваланырга тиеш?— Әлбәттә, никадәр иртәрәк дәвалый башласаң, шулкадәр яхшырак. Күз авырулары шунысы белән куркыныч: күп вакыт алар, озак вакыт сиздермичә, кинәт башлана һәм аларның бернинди дә билгеләре булмый. Кызганычка каршы, кешеләр профилактик максат белән табибларга бик мөрә­җәгать итеп бармый, соңгы чиккә җиткәч кенә киләләр.

Бигрәк тә глаукома авыруын вакытында дәваларга кирәк, чөнки ул озак вакыт үзен берничек тә сиздерми. Авыру кеше күрү начарая башла­гач кына табибка килә, бу вакытта глаукома инде соңгы стадиясендә була. Шуңа күрә глаукоманы башлангыч стадиясендә дәвалау өчен 40 яшьтән узган һәр кеше елына 2 мәртәбә күзләрен тикшертергә, күзнең кан басымын үлчәтергә тиеш. Шикәр чире белән авыручыларга да күзләрен һәрдаим тикшертеп торырга кирәк.

— Сез диабет нәтиҗәсендә зыян күргән күз челтәрләрен лазер ярдәмендә дәвалап була дигән идегез?

— Әйе, күз челтәрендәге зарарлы үзгәрешләрне, диабетик ретинопатия, күз челтәренең ертылуы, дистрофия, күз челтәрендәге вена­ларның тромбозын лазер белән вакытында дәвалау зарур. Диабетик ретинопа­тиягә башлангыч этапта ук лазеркоагуляциясе эшләү яхшы нәтиҗәләр бирә. Шуңа күрә мондый авыруларга күз табибына, дөресрәге, күз челтәрләрен лазер белән дәвалаучы хирургка, еш күренеп торырга киңәш ителә.— Күз челтәрен лазер белән дәвалау өчен тагын нинди күр­сәт­кечләр булу шарт?

— Әйтүемчә, күз челтәренә профилактик лазер коагуляциясе күз челтәренең юкаруы вакытында эшләнергә тиеш. Чөнки күз чел­тәренең ертылуы мөмкин, ә бу, үз чиратында, сукыраюга китерә. Әгәр инде күз челтәре купкан икән, ул вакытта күзгә катлаулы операция эшләргә мөмкин. Мондый авыруның үзенчәлеге шунда: ул сиздерми генә башлана, кайвакыт күздә ниндидер яктылык яки кара нокталар күренергә мөмкин.

Бу — күз челтәренең ертыла башлавын күрсәтүче билге. Мондый чакта тиз генә күз табибына барып, лазер ярдәмендә күз челтәрен ябыштырып куярга мөмкин.

— Йөкле хатыннарны лазер белән дәваларга мөмкинме?— Әйе, бик урынлы сорау. Күз челтәрендәге мондый дистрофик үзгәрешләр йөкле хатыннарда да очрый. Шуңа күрә аларга күз төбен ныклап тикшертергә кирәк. Еш кына йөкле хатыннарга якыннан күрү (близорукость) югары дәрәҗәдә булганда, баланы үзенә табарга рөхсәт итмиләр, ярып алалар.

Әгәр дә йөкле хатыннарның күз чел­тәрендәге үзгәрешләрне алдан белеп, лазер ярдәмендә ныгытканда, аларга баланы үзләренә табарга да рөхсәт итәләр. Шуңа да йөклелекнең 12-14 һәм 32-34 атналыкларында күзләрен ныклап тикшерергә тәкъдим ителә.

— Балалардагы күз авырулары хакында да сөйләп үтсәгез иде.— Кызганычка каршы, бүген балаларда да күз авырулары ешайды. Сәбәбе: балалар күп вакытларын компьютер, телевизор артында үткәрә, телефоннан аерылмыйлар. Әлбәттә, без аларга иң беренче чиратта гаджетлар белән утыру вакытын чикләргә тәкъдим итәбез һәм офтальмологтан күзләрен тикшертеп торырга кушабыз.

Моннан тыш, кайбер балаларда күз авырулары тумыштан килә. Ләкин ата-аналар бу хакта балаларын мәктәпкә урнаштырганда, комиссия үткәргәндә генә белә. Әгәр дә баланың тумыштан ерактан яисә якыннан күрү, яки астигматизм була икән, күзлек кияргә киңәш ителә. Шулай итмәгән очракта, андый балаларда амблиопия, ягъни (“ленивый глаз”) ялкау күз авыруы барлыкка килә. Бу авыруны бала 9-10 яшькә җиткәнче дәвалап калырга кирәк.

— Күп кенә кешеләр җәйге вакытта катарактага операция ясатырга курка. Бу нәрсә белән бәйле?

— Бүген безнең клиника шартларында катарактага операцияләр наркозсыз, бернинди авыртусыз, күзгә кечкенә тишек тишеп башкарыла. Операция 15 минутта башкарыла. Аннары, пациент палатада берникадәр ял иткәннән соң, өенә кайтып китә. Операциядән соң авыр әйберләр күтәрү чикләнә. Хәзер мондый операцияләрне курыкмыйча елның теләсә кайсы вакытында эшләтергә була.

— Сез гәзит укучыларга тагын нинди киңәшләр бирер идегез?— Иң беренче чиратта, әлбәттә, мин аларга күзләрен сакларга, күз торышын һәрдаим тикшертеп торырга кушар идем. Безнең “Ретина+” клиникасы заман таләпләренә җавап бирүче барлык җиһазлар белән дә тәэмин ителгән. Иң мөһиме — бездә бай тәҗрибәле фән кандидатлары, үз эшенең чын осталары эшли.

Айгөл Әхмәтҗанова.